Ленинград блокадасы балалары
Биектау авыл китапханәсе «Калинка» балалар бакчасында «Ленинград блокадасы балалары» дигән патриотик әңгәмә уздырды. Әңгәмәдән балалар ленинградлыларның ачлык, салкын, үлем белән ничек көрәшүләре турында белделәр. Шулай ук балаларның сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итүләре турында мәгълүмат тыңладылар. Балалар блокада вакытында көндәлек алып барган Ленинград укучысы Таня Савичеваның тарихын да ишеттеләр. Чара презентация белән үрелеп барды. Китапханәче балаларга Геннадий Черкашинның «Курчак» хикәясен кычкырып укыды, хикәя балаларда зур тәэсир калдырды.
