Олы Битаман авыл китапханәсе
Олы Битаман авыл китапханәсе 1954нче елда ачыла. Ул колзоз идәрәсе белән бер түбә астында, 24кв м мәйданлы, утын ягып җылытыла торган бүлмәдә урнаша. Беренче китапханәче булып Исәнбаева Әдибә эшли башлый. Аннан соң Антонова Лиза эшли башлый. Аның махсус китапханәче белеме була. Ул китапларны алфавит тәртибендә төзеп урнаштыра. 1957нче елның октябрь аенда китапханәне Шакирова Мәсвия кабул итеп ала. Ул эшләгәндә китап фондының суммар исәбен алып бару башлана. 1960нчы елның ноябрь аенда Валиуллина Фирая эшли башлый. Ул 28 ел эшли. 1988-1989нчы елларда Борһанова Диләрә эшли. 1999нчы елда китапханә бинасы яна һәм китапханә авыл мәдәният йортына күчә. Анда Мөхәрләмова Рәсимә эшли башлый. Китапханә Олы Битаман һәм Ювас авылларына хезмәт күрсәтә. 2017нче елда китапханә тирәсендә Кече Битаман китап бирү пункты эшли башлый.
Олы Битаман авыл китапханәсе мөдире: Мөхәрләмова Рәсимә Мәхмүт кызы
Кече Битаман китап бирү пунктының әйдәп баручы китапханәчесе: Шәйхаттарова Резеда Наил кызы
Контактлар:
Электрон почта: VGora.bibl10@tatar.ru, bib.mal-bitaman@mail.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-10/
Китапханәнең адресы:
ТР, Биектау районы, Олы Битаман авылы, Мәскәү урамы, 2-в йорты
Китап бирү пунктының адресы:
ТР, Биектау районы, Кече Битаман авылы, Үзәк урам, 2-в йорты
Олы Битаман авыл китапханәсенең эш вакыты:
Дүшәмбе – шимбә: 12:00 – 18:00
Ял көне – якшәмбе
Кече Битаман китап бирү пунктының эш вакыты:
Дүшәмбе, Сишәмбе, Пәнҗешәмбе: 14:00 – 17:00
Чәршәмбе, җомга, шимбә: 17:00 – 20:00.
