Биектау муниципаль районының Макаровка авылыннан үзешчән язучы Гыйләҗиев Р.Т. белән очрашу.
23 гыйнварда Биектау муниципаль районының Макаровка авылында яшәүче язучы белән очрашу булды. Гыйләҗиев Рәшит Тәлгат улы 1967 елның 17 июнендә Казанда туган.
Ул табигать, мәхәббәт турында язучы шигырьләр җыентыгы авторы. Гыйләҗиев 2015 елдан гаиләсе белән Биектау районында, 17 гасырдан бирле билгеле булган Макаровка авылында яши. Чарада автор «Сандугач хыялы» җыентыгын булдыру тарихы турында сөйләде, әлегә бастырылып чыкмаган шигырьләрен укыды. Чарада катнашучылар авторга бик күп кызыклы сораулар бирделәр. Рәшит Тәлгать улы иң кызыклы сорауларны сайлап, автографлы шигырьләр җыентыгын тапшырды.
