Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Литературный калейдоскоп

21 январь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Әдәби калейдоскоп» дип аталган интеллектуаль уен-викторинасы үткәрелде. Әлеге проект кысаларында Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе яшь укучыларны әдәби калейдоскопта катнашырга чакырды. Чара башында балалар язучыларның әсәрләрен актив таныштылар, яраткан әсәрләренең геройларын искә алдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар шулай ук «Хәрефләр һәм сүзләр» кроссворд-викторинасында да бик теләп катнаштылар. Уенда катнашучыларның барысы да биремнәрне үтәделәр, әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чара азагында балалар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм уку – файдалы, күңелле һәм кызыклы шөгыль дигән нәтиҗә ясадылар.