Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы

2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Биектау авыл китапханәсендә «Россиянең лаеклы уллары» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда халкыбызның Бөек Ватан сугышында батырларча үткәне турында язылган китаплар урын алды. Күргәзмәнең беренче бүлеге илебезнең  үткәнен чагылдыра. Икенче бүлек – татар халкының Геройлары һәм аның данлы батырлыклары. Күргәзмәнең өченче бүлегендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.

     Күргәзмә 2025 ел дәвамында эшләячәк, һәм китапханәче бу тарихи чорның мөһим вакыйгаларына багышланган бүлекләрне яңартачак.