Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби калейдоскоп

Шәпше авыл китапханәсе яшьләр өчен «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторина үткәрде. Чарада балалар «Хәрефләр буталды», «Ә син беләсеңме?», «Акыл өчен зарядка» кебек мавыктыргыч логик уеннарда актив катнаштылар. Катнашучылар әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Балалар үзләрен күрсәтеп кенә калмыйча, күп яңа нәрсәләр дә белделәр.