Блокадалы Ленинград
Ленинград блокадасын бетерү көненә, шулай ук Ватанны саклаучылар елына Бөреле җәнлек совхозы китапханәсенең уку залында хәтер кичәсе үткәрелде. Башта укучылар «Блокада хроникасы» документаль фильмын карадылар. Аннары «Непокоренный Ленинград» китап күргәзмәсе һәм анда тәкъдим ителгән әдәбият ярдәмендә китапханәче блокададагы Ленинградта яшәүчеләрнең тормышы һәм көрәше, аларның ачлык, салкын һәм атыш шартларында ничек исән калулары, авыр вакытларда бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде, шулай ук блокада чорының кызыклы фактлары белән таныштырды. Чара кысаларында шулай ук блокададагы шәһәрдә яшәүчеләргә багышланган шигырьләр укылды.
