Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ленинград көндәлеге

27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата, Ленинград блокадасы алынды, ул 900 көн һәм төн дәвам итте. Шуман авыл китапханәсе гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Батырлыкның 900 көне»дигән тарих сәгате үткәрде. Укучыларга камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән бертигез эшләүче балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны яклавы һәм оборонасы турында сөйләделәр. Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде , ул бөтен ил өчен авыр вакытларда ленинградлыларның авыр тормышын ачык күрсәтә.