Табигать турында хикәяләр
М.М.Пришвинның тууына 150 ел тулуга карата Чувашиле авылы китапханәсендә аның әсәрләреннән күргәзмә куелды. Ул – атаклы рус язучысы, балалар һәм зурлар өчен табигать турында хикәяләр һәм очерклар авторы. М.М.Пришвин бик күп сәяхәт иткән, Ерак Көнчыгышта, Себердә булган, халык авыз иҗаты, этнографик күзәтүләр җыйган, һәм шуларны үзенең иҗатында кулланган. Шуның өчен аның әсәрләре укырга кызыклы да. Күргәзмәдә балалар өчен китаплардан тыш 1954 елда “Гослитиздат”та басылган “Лесной хозяин”, 1955 елда “Географгиз” чыгарган “Моя страна” китаплары да урын алды. Яхшы сакланган бу күптәнге китаплар табигать яратучы укучыларны кызыксындырды. Күргәзмәдә Пришвин әсәрләреннән табигать турында өземтәләр дә бирелде.
