125 блокада граммы, ут һәм кан белән урталай
Шәпше авыл китапханәсе укучылар өчен Ленинградны блокададан азат итүгә багышланган «125 блокада граммы ут һәм кан белән урталай» батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче, презентация белән бергә, шәһәр халкының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Балалар осга Берггольцның камалышта калган шәһәрдә язган шигырьләрен укыдылар, Дмитрий Шостаковичның симфониясен тыңладылар. Тыныч халыкның батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән чара Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.
