Ленинград – каһарман шәһәр
Ел саен, 27 гыйнварда Россиядә Хәрби дан көне – Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Коркачык авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә балалар өчен хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче чарада катнашучыларга камалышта калган кешеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык, үзәккә үткән суык кышлар турында, өлкәннәр белән бертигез хезмәт куйган балалар, камалыш икмәге, яшәүгә өмет символы булган карлыгач һәм «Тормыш юлы» турында сөйләде. Чарада катнашучылар «Сокровище времен блокады» исемле кыска метражлы фильмны тәэсирләнеп карадылар, «Камалыш икмәге» акциясендә катнаштылар. Балалар шулай ук Н.Ходзның «Дорога жизни» һәм И.Миксонның «Жила была» исемле китаплары белән дә таныштылар.
