Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тормыш юлы

27 гыйнвар – Россиянең хәрби тарихында истәлекле дата –  Ленинград блокадасы өзелгән көн. Китапханәдә сынмаган-сыгылмаган шушы шәһәргә карата хәтер сәгате узды. Башта китапханәче блокаданың килеп чыгу сәбәпләре, шәһәр халкының батырлыгы турында сөйләде. Укучылар шул вакыт эчендә шәһәрдә радионың тынмавы, анда шагыйрь һәм язучыларның чыгыш ясаулары турында да ишеттеләр. Блокада көннәре турындагы китаплардан торган күргәзмә хәтер сәгатенә файдалы өстәмә булды. Килүчеләргә Александр Чаковскийның герой Ленинград турындагы «Блокада» эпопеясын укырга тәкъдим ителде.