Татарстанның энҗесе
Биектау районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Биектау авыл китапханәсе укучылар белән «Татарстанның энҗесе» дигән викторина үткәрде. Һәр кешенең «кече Ватаны» – туган һәм үскән урыны: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар. Безнең өчен «кече Ватаныбыз» – Биектау районы – Биектау авылы. Балалар Биектау районы буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина укучыларга белемнәрен баетырга, кече ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Викторина сынау гына түгел, танып белү дә иде. Чара азагында балалар туган якка багышланган күргәзмә белән таныштылар.
