Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җирнең су ресурслары

Су – планетада теләсә нинди тере организмнар яши торган иң мөһим тереклек ресурсы. Соңгы вакытта су ресурсларына халык саны арту, авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә җитештерү күләмнәре арту, климат үзгәрү нәтиҗәләре аркасында даими куркыныч яный. Су тирәлеге нефть продуктлары, авыр металлар һәм химик кушылмалар, радиоактив калдыклар, коммуналь һәм промышленность агылмалары белән пычрана. Әлеге актуаль проблемага Олы Битаман авылы китапханәсендә ясалган китап күргәзмәсе багышлана. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалардан җирдәге су һәм тереклек, табигатьтәге һәм техникадагы су, су объектларының экологик мониторингы, табигый суларның техноген пычрануы кебек мөһим темаларга бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.