Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне

Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнне Мүлмә авылы китапханәсе мөдире Татарстан Республикасы символына багышланган мәгълүмат сәгать үткәрде. Балалар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәләре белән таныштылар. Ни өчен Республика гербында нәкъ менә Ак Барс сүрәтләнгәнен, аның төсләре нәрсәне аңлатканың белделәр. Шулай ук чарананың катнашучылары дәүләт символының барлыкка килү тарихы һәм аның авторы белән таныштырдылар.