Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан гербы көне.

Татарстан гербы- Республиканың рәсми символы булып тора. Татарстан Республикасы гербын 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советы карары белән расладылар. Герб Татарстанның көчле, тарихи һәм мәдәни аңлатмаларын берләштерә. Татарстан гербында республика флагының барлык төсләре халыкның һәм тарихның дәвамчанлыгын аңлата.

Ямаширмә авыл китапханәчесе мәдәният  йорты белән берлектә «Татарстан Республикасы гербы— дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара барышында Татарстан гербының дәүләт символы икәнлеге һәм аның 1992 елда раслануы турында сөйләнелде. Балалар гербтагы символиканың мәгънәсе, аның тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы символларын кабатладылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,  сәнгать җитәкчесе  викторина үткәрде. Соңыннан балалар дәүләт гербы буядылар.