Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Солтан Шәмсинең тарихи әсәрләре

10 февральдә якташ язучыбыз Солтан Шәмсигә 79 яшь тула. Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга өч яшь булганда, аның әтисе үлә һәм аларның гаиләсе әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның балачак һәм үсмер еллары шушы авылда уза.
 Китапханәдә танылган татар язучысы Солтан Шәмсинең иҗаты белән танышу чарасы уздырылды. Китапханәче чараның кунакларын С.Шәмсинең биографиясе белән таныштырды, булачак язучының әдәбият өлкәсенә ничек  кереп китүе турында сөйләде. Шулай ук китапханәче «Солтан Шәмсинең тарихи әсәрләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы – прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис – публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби – иҗат эшчәнлеген ул үзенчәлекле әсәрләрдән түгел, ә тәрҗемә эшеннән  башлый. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның 100 еллык юбилеена карата, ул әдипнең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган ике  җыентыгын бастырып чыгара, аларда «Кызыл чәчәкләр» повесте һәм дистәдән артык хикәя урын ала. Әдипнең үзенчәлекле прозасының беренче китабы – «Көмеш чылбыр» исемле хикәяләр җыентыгы 1984 елда басылып чыга. Бу китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Аннары бер-бер артлы «Голос на городище» («Җәяүле буран»,1988), «Следы годов» («Еллар эзе», 1996) исемле хикәяләре, повесть һәм публицистика җыентыклары, балалар өчен «Ут хәйләсе» дип аталган повесть – әкияте дөнья күрә.
Солтан Шәмси – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Фатих Хөсни (2000), Абдулла Алиш (2013) исемендәге премияләр лауреаты, 1985 елдан башлап Татарстан Республикасы язучылар берлегенең әгъзасы.