Герб-дәүләт символы
Һәрбер дәүләтнең төп символы-герб. Без үзебезнең дәүләт гербы, флагы һәм гимны белән горурланабыз. Дәүләтнең әлеге билгеләреннән башка бер генә мөһим вакыйга да үтми. 7 февраль көнне Айбаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре геральдик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Россия Федерациясе гербының барлыкка килү тарихы, ике башлы бөркет турында сөйләде, илебезнең дәүләт символикасы турында кызыклы фактлар китерде. Чара барышында балалар гербның аерым дәүләт тормышында гына түгел, һәр граждан тормышында да әһәмиятле булуы турында гомуми күзаллау алдылар.
