Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең заман геройлары

Районда махсус операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән төрле чаралар һәм акцияләр уздырыла. Шул исәптән Биектау авыл китапханәсе «Безнең заман геройлары» исемле мәгълүмати күргәзмә оештырды. Китапханәче балаларга гади халыкның махсус операциягә ничек ярдәм итүен, солдатларга гуманитар ярдәм җибәрүен сөйләде. Һәлак булган якташларны һәм бүген махсус операциядә катнашучыларны искә төшерде. Чара барышында шулай ук балаларны вакытлы матбугатта махсус операция турында басылган мәкаләләр белән таныштырды.