Геройлар булып тумыйлар – Безнең горурланырлыгыбыз бар
Ватанны саклаучы елына һәм Советлар Союзы Герое, Биектау районында туып үскән Григорий Родионович Павловның тууына 105 ел тулуга, шулай ук ТР РБК ның Бөтендөнья кычкырып уку көненә «Безгә горурланырлыгыбыз бар» акциясе кысаларында китапханә тарафыннан СССР Герое тормышына багышланган мәгълүмати сәгать әзерләнде һәм үткәрелде. Китапханәче Г.Р. Павловның якташыбыз, Биектау районының Керасин авылында туган, 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында булуын сөйләде. Ул бөтен сугышны ахырына кадәр үтте. Туган якны өйрәнү әдәбияты һәм вакытлы матбугат материаллары ярдәмендә укучылар якташларының героик язмышы белән якыннан таныша алдылар. Аннары укучылар Биектау районыннан чыккан Советлар Союзы геройларының батырлыклары турындагы мәгълүматны кычкырып укыдылар. Әйе, безнең горурланырлыгыбыз бар!
