Мәгърифәтче Каюм Насыйри
Күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга карата Чувашиле авылы китапханәсе күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә аның сайланма әсәрләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган басмалары, аның турындагы әдәби әсәрләр, газета-журналлар куелды. Күргәзмәгә күзәтү барышында укучылар К.Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм бүтән фәнни юнәлешләр буенча кырыклап китап бастырганы турында ишеттеләр, аның күпкырлы эшчәнлегенә соклану белдерделәр.
