Китапларны яратып бүләк итегез
27нче февраль көнне Дачное авыл китапханәсендә ел саен үткәрелә торган “Китапларны мәхәббәт белән – 2025” гомумроссия акциясе узды. Акциянең төп идеясе – кешеләрнең бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итү, кәгазь китап үзенең кыйммәтен югалтмый һәм элеккечә актуаль бүләк булып калуын искә төшерү. Бу көнне китапханәче «Березка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә китаплар бүләк итте.

