Отчетная сессия Высокогорского района
2025 елның 14 февралендә Х.Габәши исемендәге Биектауның 6 нчы мәктәбендә Биектау районының хисап сессиясе булып узды. Биектау үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Район турында» китап күргәзмәсен һәм Биектау районыннан чыккан атаклы кешеләр турында «Район горурлыгы-якташларыбыз»дигән күргәзмә стендларын күрсәттеләр. Чара кунаклары күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап, журналларны зур кызыксыну белән карадылар .Биектау китапханәсе сайтының QR-кодларын кулланып кунаклар районның танылган шәхесләре белән җентекләбрәк таныша алды.
