Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Каюм Насыри – мәгрифәтче шәхес

Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә татар халкының күренекле галиме, педагогы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Каюм Насыйри-мәгърифәт эшлеклесе»исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Күзәтү вакытында китапханәче катнашучыларга Каюм Насыйриның Татарстанның фән, мәгариф һәм мәдәният үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында сөйләде. Аның хезмәтләре, дәреслекләре һәм әдәби әсәрләре татар халкының милли үзаңын формалаштыру һәм агарту өчен нигез булып тора. Гомер буе ул халыкның киң катламнары арасында белемнәрне популярлаштыру, грамоталылык һәм белемлелек үсешенә ярдәм итү өстендә армый-талмый эшләде.