Җәлилчеләр безнең йөрәкләрдә
15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Кече Битаман китап бирү пунктында, авыл клубы белән берлектә, бу көнне тарих сәгате үткәрелде. «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дигән тематик китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. Анда герой-шагыйрьнең биографиясе һәм шигырьләре кергән китаплар урын алды. Балаларга презентация күрсәтелде. Клуб мөдире Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Фашистлар әсирлегендә Җәлилчеләр ел буена фашистлар тарафыннан каты җәзалауга дучар булсалар да, бу аларның көчле рухын сындырмады, фашистларның төрмә диварларында корал булып шигырьләре торды. Чара ахырында алган белемнәрне ныгыту өчен викторина үткәрелде. Балалар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр, Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
