Ул Ватанны йөрәге белән саклады
Муса Җәлил – патриот: ул бөтен йөрәге белән Ватанын яраткан һәм аның өчен гомерен кызганмаган. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Ырынбур губернасының Мостафа авылында туа.
Алат авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабы буенча шигъри сәгать узды, китапханә укучысы Гатауллин Илсаф шагыйрьнең шигырьләрен укыды.
Фашистлар мәхкәмәсе тарафыннан үлемгә хөкем ителгән Муса Җәлил соңгы сәгатенә кадәр кулында калган бердәнбер корал – шигъри сүз белән дошманнарга каршы көрәшүен дәвам итә. Кечкенә ике блокнотта безгә килеп ирешкән шигырьләре аерым китап булып басылып чыкты. «Моабит дәфтәрләре» дип аталган ул кыска вакыт эчендә хәтта планетаның иң ерак почмакларында да билгеле булды. Аңа 94 шигыре кергән.
