Хәтер исән
Шәпше авыл китапханәсе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Хәтер исән» батырлык сәгате үткәрде. Китапханәченең Әфганстан турындагы хикәясе «Сугышчы – интернационалистлар» презентациясе күрсәтү белән үрелеп барды. Сугыш турында гомуми мәгълүматлар фонында якташларының өч сугышчы – интернационалистларының хезмәте турында җентекләп сөйләде. Кичәдә Әфганстан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, илнең үткәненә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
