Без сезгә бер сәгатькә килдек
Биектау авыл китапханәсе үз укучылары өчен Григорий Васильевич Гладковның тууына 90 ел тулуга багышланган «Без сезгә бер сәгатькә кердек» исемле чара үткәрде. Укучылар композиторның кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, «Ну, погоди!», «Самая, самая, самая, самая» исемле мультфильмнарны карадылар. Аларга музыканы балалар композиторы Григорий Гладков яки «Дядя Гриша» язган. Г. Гладков язган музыканы шулай ук «Малыш и Карлсон» (1968-1970), «Ну, погоди!» (1969-2006), «Голубой щенок» (1976), «38 попугаев» (1976-1979) мультфильмнарында ишетеп була.
