Татар җыры легендасы
Җырчы Илһам Шакировның юбилеена китапханәдә аның биографиясе һәм иҗаты турында күргәзмә ачылды. И.Шакиров – татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчы. Татар халкының гасырлар буена җыйналып килгән моң-зарын, тарихын чагылдырган җырларын бөтен матурлыгы белән бүгенге буыннарга җиткерүче мәшһүр җырчыбыз ул. Укучылар игътибарына җырчыга 80 яшь тулуга карата бастырылган альбом, 60 яшьлегенә Р.Вәлиев тарафыннан төзелгән китап, күпсанлы газета-журнал материаллары тәкъдим ителде, алар буенча күзәтү уздырылды, И.Шакировның җырлары да яңгырады.
