Китаплы могҗизалар кыры
17 февраль көнне Олы Битаман авылы китапханәсе барлык теләк белдерүчеләрне интеллектуаль күңел ачу уенына чакырды. Бу чарада барысы да чын шоудагы кебек булды: кызыклы һәм танып белүгә корылган сораулар, «Приз» секторы, «Ике шкатулка». Сүзләрне дөрес белгән өчен уенчыларны күңелле бонуслар көтә иде. Сораулар язучылар биографиясеннән, аларның әсәрләреннән алынды. Уенчылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән күп кенә яңа мәгълүмат алдылар һәм үзләренең дөньяга карашларын киңәйттеләр.
