Ягез әле, егетләр!
Биектау авыл китапханәсе Пушкин картасы федераль проекты кысаларында «Ягез әле, егетләр!» исемле квест – уен үткәрде. Очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы – Ватанны саклаучылар көне турында сөйләшүдән башланды. Укучылар 2 командага бүленеп, зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп конкурсларда көч сынаштылар. Уен барышында катнашучылар гаскәрләрнең төрләрен, хәрбиләрнең һөнәрләрен, шулай ук хәрби батырлык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Капитаннар ярышында табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар өчен «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклаучы» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда хәрби темага матур әдәбият тәкъдим ителде. Уен тәмамлангач, жюри конкурска йомгак ясады. Ике команда да бик яхшы катнашты, әмма иң яхшы нәтиҗәне «Виктория» командасы күрсәтте.
