Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплы могҗизалар кыры

Әлдермеш авылы китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Кызыклы сораулар, дөрес белгән сүзләр өчен күңелле бонуслар булды. Уен темасы: әдәбият табышмаклары иде. Сораулар – язучыларның биографияләреннән, аларның әсәрләреннән һәм китапларыннан алынды. Уенчылар рәхәтләнеп вакытны дуслар арасында уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар.