Армиядә хезмәт итү — изге бурыч.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала.
Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Казаклар авыл егете Низамиев Рәсим Рәдис улы да шундый фикердә.
Казаклар авыл китапхаәсендә, «Карлыгач» балалар бакчасында солдат,Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Казаклар авыл егете Низамиев Рәсим белән җылы очрашу булып узды.Бу очрашуда укучылар,балалар үзләре кызыктырган сорауларга җаваплар таптылар,Рәсим армия хезмәтенең нечкәлекләре,авырлыклары турында сөйләп үтте.Шулай ук укучыларга аримягә барудан курыкмаска кирәклеген аңлатты.Ахырда укучылар: Закиров Әмир,Идрисова Ләйлә әтиләре армия сафларында тупланган фото альбомнары белән таныштырып үттеләр.Бу очрашу бик күңелле һәм эчтәлекле булып узды.
