Батырлык һәм тугрылык
Ватанны саклаучылар көненә Чернышевка авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясап, Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган Россия гаскәрләренең данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итә. Күргәзмә өчен кешелекнең көчле яртысын батыр, затлы, намуслы, каһарман буларак чагылдырган әдәбият сайлап алынды.
