Коркачык авыл китапханәсе
Сугыш елларында клуб, уку бинасы(изба-читальня), медпункт бер бинада урнаша. Ул авылның Үзәк урамында, хәзерге 43-45 нче йортлар арасында була. Хэзерге вакытта бу бина инде юк. Китапханәче булып авылга читтән килгән Туфандә дигән хатын эшләгән.
1953 елда агачтан китапханә салалар.Бу бина хәзерге мәдәният йорты каршында, Клуб урамында, ике катлы йортлар арасында урнаша. Анда китапханәче булып Нигъмәтҗанова Равия Кашап кызы эшли башлый. 1958 елдан китапханәне Хайруллина Мәхүп Нури кызы кабул итеп ала.
1973 елда Клуб урамының 4 нче йортында яңа мәдәният йорты ачыла. Аның бер бүлмәсенә китапханә урнаша. 1980 елдан китапханәдә Шәрәфиева Наилә Рәшит кызы эшли. 1986 елда китапханәне Гатиятова Гөлчәчәк Газиз кызы кабул итә. 2012 елның 1 октябреннән китапханәче булып Гатиятова Гөлшат Рәфыйк кызы эшли башлый. 2013 елда мәдәният йорты һәм китапханәгә капиталь ремонт ясала. Коркачык авылы китапханәсе 5 авылга хезмәт күрсәтә: Коркачык, Югары Ия, Кызыл Күл, Татар һәм Рус Урматы авыллары.
Китапханәче: Гатиятова Гөлшат Рәфыйк кызы
Контактлар:
Элктрон почта: Vgora.bibl16@tatar.ru, filial16k@bk.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-16/
Адрес: 422730,Татарстан Республикасы, Биектау районы, Коркачык авылы, Клуб урамы, 4 нче йорт
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе – 8.00 -14.00
Сишәмбе – җомга – 8.00 -16.00. Төшке аш: 11.00-13.00
Шимбә – 8.00 -14.00
Якшәмбе – ял көне
