Китаплы могҗизалар кыры
Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 8а сыйныф укучылары «Китаплы могҗизалар кыры» уенда катнаштылар. Барысы да чын тамашадагы кебек: барабан, кара тартма, ике шкатулка. Уенның гомуми темасы – Ватанны саклаучылар көне, аерым алганда – Россия тарихындагы бөек сугышлар, полководецлар һәм гади солдатларның батырлыклары. Биремнәр рус әдәбияты әсәрләре буенча төзелде. Уенчылар А. Пушкинның «Полтава», М. Лермонтовның «Бородино», А. Твардовскийның «Василий Теркин» поэмаларын искә төшерделәр.
