Ватанны саклаучы – горур исем
23 февральдә илебез гадәттәгечә Ватанны саклаучылар көнен, календарьдагы иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә тематик кичә уздырылды. Алып баручы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарада МХО да катнашучы Исмагилов Р. М та катнашты. Ул укучыларның сорауларына җавап бирде. Бәйрәмдә укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр әзерләгән концерт номерлары күрсәтелде.
