Син минем дустым, Туган телем!
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр кеше балачактан ук туган телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Бу бәйрәм югалып баручы телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру өчен билгеләп үтелә. Кече Битаман китап бирү пунктында бу көнне тематик кичә үткәрелдә. Китапханәче «Киләчәгем өчен кирәк Туган телем» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар күргәзмәдәге «Балачак энциклопедиясе» сериясендәге китапларның эчтәлеге белән таныштылар. Шулай ук «Тәмле сүз», «Татарские халык табышмаклары»,«Нәниләр тел өйрәнә» дигән китаплар белән дә таныштылар. Кулланучылар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче булуы турында белделәр. Тел – ул көндәлек көнкүреш, тормыш, тарих, мәдәният. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк. Чарада катнашучылар тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, татар халык табышмакларына җаваплар таптылар, үзләренең туган татар телендә шигырьләр сөйләделәр.
