Халкым мирасы
Дөбъяз авыл китапханәсендә «Халкым мирасы» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче Халыкара туган тел көненә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Анда татар халкының халык авыз иҗаты җыентыклары белән китаплар тәкъдим ителде. Туган якны өйрәнүче Шаһиева Анита Анатольевна чарага килүчеләргә фольклорны җыю тарихы, фольклорчылар (Солтан Габәши, Хәсән Гата Габәши һ.б.) турында сөйләде. Галимова Гөлсинә Хисмәт кызы – татар теле укытучысы, кунакларны татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштырды, бәетләр һәм мөнәжәтләрнең социаль әһәмияте турында сөйләде. Гөлсинә Хисмәтовна, эшләгән елларда, талантлы авылдашларының, шул исәптән татар халык авыз иҗаты жанрында язган әсәрләрен, эшләреннән, мәкаләләреннән бай архив туплаган.
