Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

21 февраль – Халыкара туган тел көне.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкта – үзенә хас мәдәният, үз тарихы һәм туган гореф – гадәтләре бар. Теләсә кайсы телнең юкка чыгуы тулы бер мәдәни мирасны югалтуны аңлата. Халыкның тел базасын сакларга ярдәм итү бик мөһим бурыч булып тора. Халыкларның этнографиясе, бәйрәмнәре һәм гореф – гадәтләре белән  Чыршы авыл китапханәсендә, авылыбызның төп халыкларына: татарларга, рус һәм башка милләтләргә багышланган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче билгеләп үтте, тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шуңа күрә үзеңнең туган телеңне сакларга, өйрәнергә һәм үстерергә кирәклеген. Китапханәче чыгышыннан, балалар  21 февральнең – туган тел көне буларак билгеләп үтелүе турында мәгълүмат алачакладылар. Алар, табышмакларга , викторина сорауларына җавап бирделәр,    тәмамланмаган мәкальләр һәм афоризмнарны дәвам иттеләр.