23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
23 февраль – Ватанны Саклаучылар көне. Бу бәйрәм – хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклаган батырларга, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы ир – егетләргә олы ихтирам билгесе. 22 февраль көнне, әлеге бәйрәм уңаеннан, Чыршы авыл китапханәсендә «Россиянең лаеклы уллары» дигән темага күргәзмәләре эшләнәнде. Әлеге бәйрәм алдыннан «Тыныч күк өчен» дигән темага рәсем бәйгесе игълан ителде. Бу – безнең Ватаныбызны, ир – атларыбызны, малайларны, элеккеге, хәзерге һәм булачак яклаучылар бәйрәме. Балалар үзләрен Ватанны саклаучы солдатлар белән таныштылар. Әтиләр өчен балалар үз куллары белән котлау открыткалары эшәде.
