Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватанны саклаучылар көне

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне-кайчандыр сугышта үз Ватанының азатлыгын яклаган һәм аның өчен һәлак булганнарга багышлана.

Бу патриотик бәйрәм, ул үз халкын, үз Ватанын һәрвакыт дошманнардан саклаучыларга хөрмәтебезне белдерә.

Ватанны саклау-теләсә кайсы мизгелдә: сугыш кырында, тылда, иптәшеңне яклап, яклаучысыз кешене коткарып, үз гомереңне бирергә әзер булу дигән сүз. Моңа әзер булу өчен үз илеңне чын-чынлап яратырга кирәк. Туган ил-ул канда, күңелдә һәм, һичшиксез, әгәр берәрсе туган җиренә кул сузса, һәр гражданин, балаларын, аналарын һәм үз җирен дошман кулына бирмәс өчен, гомерен корбан итәргә әзер булачак.

Урта Алат мәдәният йорты белән берлектә «Тизләр, җитезләр, кыюлар»дигән патриотик спорт очрашуы үткәрелде. Чарада төрле яшьтәге ир-атлар катнашты. Яшь буенча ярышлар пневматик винтовкадан ату, автомат сүтү, гер күтәрү, теннис һ.б. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Барысының да ахырын пылау һәм кайнар чәй көтә иде.