Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Май чабу бәйрәме

Май чабу-шау-шулы һәм күңелле бәйрәм. Бу бәйрәмне күңелле уеннар һәм җырлар, тәмле коймаклар белән каршылыйлар. Китапханәче балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм ничек уздырылуы турында сөйләде, курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу курчаклар элек – электән Май чабу атнасында ясалган һәм икенче бәйрәмгә кадәр үзенә күрә бер саклану чарасы булып хезмәт иткән. Аларны якыннарына бәхет һәм яхшылык теләп бүләк итәләр. Чара ахырында укучылар кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр.