Рәхмәт сиңа, солдат!
Ватанны саклаучылар елына карата Чувашиле авылы китапханәсендә «Рәхмәт сиңа, солдат!» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә өч бүлектән тора. «Геройлар үлмиләр» исемле беренче бүлеккә татар язучыларының батырларыбызга багышлап язылган яисә сугыш кырында иҗат ителгән әсәрләр куелды. «Имя гордое – солдат» дигән икенче бүлектә рус телендәге героик әсәрләр урнашты, ә «Солдат хәтере» дигәнендә публицистик әсәрләр һәм истәлекләр урын алды. Бөек Ватан сугышы турындагы китапларның берсе – Шамил Рәкыйповның райондашыбыз Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга багышланган «Таңнар һаман матурмы?» әсәре буенча хәтер сәгате дә узды.
