Биектау муниципаль районында мәдәни десант.
Бүген 2025 елның 26 февралендә Биектау муниципаль районында Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче, Питрәч, Кукмара муниципаль районнары мәдәният хезмәткәрләре өчен Чернышевка, Ямаширмә авыллары мәдәният йортлары мәйданчыкларында «Мәдәни десант» семинар-практикумы уза.
«Мәдәни десант» кысаларында катнашучылар Чернышевка авылы китапханәсендә булдылар, анда «Биектау ҮКС» хезмәткәрләре китапханә буенча экскурсия үткәрделәр. Китапханә белгечләре күрше районнардагы коллегалары белән аралаштылар, яңа идеяләр, кирәкле мәгълүмат һәм кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.
