Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватанны саклаучылар

23 февраль Россиядә хәрби данның бер көне – Ватанны саклаучылар көне. Бүген Ватанны яклаган  һәм якларга әзер булган барлык кешеләр өчен бәйрәм, сүзнең киң мәгънәсендә чын ир– егетләребез көне. Ватандашларыбыз өчен бу мөһим  дата.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февраль көнне, Олы Кавал авыл китапханәсендә “Ватанны саклаучылар” дип аталган шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучылар Олы Кавал авылы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары иде (сыйныф җитәкчесе Низамова А.Н.). Чара башында китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм “Безнең заман батырлары ” информацион күргәзмәсе белән якыннан таныштырды.