Интернет киңлекләренә сәяхәт
Интернет челтәрендә барлык мәгълүматне дә диярлек табарга мөмкин! Ләкин ул бик күп куркынычларны саклый, аларны да онытырга ярамый. Усад авыл китапханәчесе кулланучыларга презентация карарга тәкъдим итте, анда катнашучылар үзләре һәм якыннары турындагы мәгълүматны ничек якларга, социаль челтәрләрдәге зарарсыз хәбәрләрнең һәм шикле Интернет–ресурсларда теркәлүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында белделәр.
