Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Укыйбыз, рәсем ясыйбыз, уйныйбыз.

Олы Кавал авыл китапханәсе «Хәрби серне белгән халык» героик-патриотик проектын башлап җибәрә. Ел дәвамында без үзебезнекеләр турында сөйләячәкбез. Бөек Ватан сугышы геройлары, тол хатыннар, сугыш балалары, Безнең заман геройлары, СВОда катнашучылар безнең геройлар булачак. Без конкурслар, концертлар, акцияләр, күргәзмәләр үткәрәчәкбез. Болар барысы да безнекеләргә багышланачак! Китапханәдә яшь патриотлар өчен «укыйбыз, рәсем ясыйбыз, уйныйбыз»дигән уен сәгате узады. Чарада кече яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче балалар белән 2025 елның Россия Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүе турында әңгәмә үткәрде. А.Платоновның «Кечкенә солдат»хикәясен укыды. Балалар игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Һәр бала үз гаиләсе герое һәм аның батырлыклары турында рәхәтләнеп сөйләде. Аннары егетләр «Салют»уенын уйнадылар. Чара азагында балалар «Минем яклаучым»конкурсына рәсемнәр ясадылар.