Компьютер әлифбасы.
Компьютерлар бүген кешенең көндәлек тормышының бер өлешенә әверелде. Шуңа күрә, укый һәм яза белүдән тыш, хәзерге кеше грамоталылыкның тагын бер төрен – компьютер грамоталылыгын үзләштерергә тиеш.
Чыпчык авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде “Компьютер әлифбасы”.
Китапханәче аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада өлкән буын кешеләренә текстлар, мәгълүмат базалары, математик исәпләүләр белән эшләү турында сөйләде. Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук фотографияләр белән эшләргә өйрәндек.
