Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева

1 мартта балалар язучысы, журналист, тәрҗемәче Ләлә Гыймадиева (Сабирова) туган көнен  билгеләп үтә. Ул балалар өчен искиткеч хикәяләр һәм повестьлар авторы. Л.Гыймадиева әсәрләре үзенә бер төрле җылылык белән тулы. Коркачык авылы китапханәсендә Л.Гыймадиевага багышланган «Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханә укучылары Биектау районында туган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, китапханә фондыннан язучының китаплары тәкъдим ителде.